Скачать 0.75 Mb.
|
Дополнительные материалы Указатель терминов Аср – послеполуденная (предвечерняя) молитва, ее время начинается тогда, когда тени предметов, становятся вдвое больше самих предметов, и заканчивается закатом солнца. Гусль – полное омовение, мытье всего тела. Ибада – поклонение. Имам – руководитель коллективной молитвы. Иша, ясту – ночная молитва, ее время начинается с исчезновением зари на горизонте и заканчивается с рассветом. Каффарат – искупление какого-либо прегрешения. Кыраат – виды чтение Корана. Мазхаб - богословско-правовая школа. Известны и распространены следующие суннитские правовые школы: ханафитский, маликитский, шафиитский и ханбалитский. Макрух танзихи – это дело, за отстранение от которого дается награда. За его совершение нет наказания, но совершать его нежелательно. Макрух тахрими – это деяние, запрещение которого не утверждается четким законом шариата. Отрицающий его не является неверующим, но совершающий его является грешником. Минбар – специальная лестница справа от михраба, откуда имам произносит пятничную и праздничную проповеди. Мубах – это дозволенное деяние, за совершение которого нет награды. Если его пропустить, то наказания нет. Муэдзин - возвещающий о наступлении времени очередной обязательной молитвы. Муэмин – верующий. Намаз таравих – дополнительная молитва, совершаемая после ночной молитвы (иша) в дни месяца Рамадан, состоит из 20 ракаатов. Намаз-нафиль – добровольная молитва. Нафль (его также называют мустахаб) – это деяние, ценности которого подтверждаются шариатом. За его совершение человек получает награду, а за невыполнение нет наказания. Ният – намерение на совершение какого либо действия. Джума намаз - пятничная молитва из двух ракаатов, совершаемая в пятницу, ее время – время полуденной молитвы. Расулюллах – посланник Аллаха. Рукн – основа, столп, обязательное действие чего-либо. Суннат – это деяние, которое совершал Посланник Аллаха (с.а.в.) или его сподвижники, или они велели его совершать. Суннат гайр муаккада – это деяние, которое Посланник Аллаха (с.а.в.) совершал часто, но иногда без причины оставлял. Совершение этого сунната имеет больше награды, чем мустахаб (желательно), а за невыполнение его греха нет. Суннат муаккада – это дело, которое Посланник Аллаха (с.а.в.) никогда без причины не оставлял, совершал постоянно или дал о нем повеление, и его всегда выполняли. Оставлять такую сунну без причины является грехом, а ввести в привычку оставлять ее постоянно является большим грехом. Таджвид – правила чтения Корана. Такбир – возвеличивание Аллаха. Факих – знаток исламского права. Фарз – это приказ, который утверждается четким законом шариата. В его доказательстве нет разногласий. Отрицающий его является неверующим. А кто не выполняет его без особой причины, является грешником и достоин наказания. Фарз айн – это обязательный приказ, выполнение которого возлагается на каждого человека. Кто оставит его без особой причины, тот является грешником и заслуживает строгого наказания. Фарз кифая – это приказ, выполнение которого не возлагается на каждого человека. Если некоторые люди выполняют его, то обязанность с остальных снимается. Если же никто не выполняет его, то грех лежит на всех. Фикх – исламское право и законоведение. Фитра – врожденная природа, заложенная в человеческой натуре. Духовную фитру составляет истинная, неповрежденная вера в единого бога. Хадж – паломничество. Хаджару-ль-Асвад – черный камень. Хадис Кудси – слова Аллаха переданные через Пророка Мухаммада. Хадисы, смыслы которых относят к Аллаху, а Пророк воспроизводил их своими словами. При передаче этих хадисов, говорят: «Пророк передал, что Всевышний Аллах сказал…». Халял – дозволенное, разрешенное. Харам – это деяние, запрещение которого утверждается четким законом шариата. Совершающий его является грешником и достоин наказания. Отрицающий его является неверующим. Хиджра - переселение Пророка Мухаммада из Мекки в Медину в 622 г.н.э. С этого года мусульмане ведут свое летоисчисление. Худайбия – местность в 17 км. от Мекки, где в 6. г. х. был подписан мирный договор между мусульманами и мекканцами. Шахада – Свидетельство, что нет бога кроме Аллаха, и Мухаммад – раб и Посланник Его». Персоналии Абд-ар-Раззак– один из известных знатоков и передатчиков хадисов. Абдалла ибн Масгуд (ум. в 653 г.) – сподвижник пророка; один из четырех чтецов, у которых пророк советовал учиться Корану; передатчик многих хадисов. Абдулла ибн Умар – сподвижник Мухаммада, сын Умара ибн Хаттаба, передатчик хадисов. Абу-Бакр – Абдала ибн Усман ас-Сиддик (573-634), сподвижник, друг и тесть Мухаммада, один из первых мусульман, первый праведный халиф (632-634), возглавивший мусульман после кончины Пророка. Абу-Дауд – знаменитый хадисовед и правовед, автор сборника ас-Сунан. Абу-Лайс Наср ас-Самарканди (ум. 983 г.) - один из ханафитских ученых,автор труда «Танбих ал-Гафилин» («Пробуждение беспечных»). Абу-Ханифа – выдающийся мыслитель, знаток хадисов, правовед, основатель одного из самых распространенных мазхабов. Автор первого сочиненияпо исламской догматике "ал-Фикх ал-Акбар". Абу-Хурайра – сподвижник пророка, да благословит его Аллах и приветствует;один из самых известных повествователей хадисов. В его передаче известно более 5000 хадисов. Аиша – Аиша бинт Абу-Бакр одна из жен пророка Мухаммада, дочь Абу-Бакра (сподвижник Мухаммада, 1-ый праведный халиф), передатчица хадисов. Али - ибн Абу-Талиб двоюродный брат и зять пророка Мухаммада (был женат на Фатиме, дочери пророка), 4-ый праведный халиф (656 – 661гг). Анас ибн Малик – Сподвижник Мухаммада из числа ансаров, передатчикмножества хадисов. Ахмад ибн Ханбал (778-855) – выдающийся мыслитель, правовед и хадисовед,эпоним одной из 4 правовых школ суннитского направления ислама (ханбалитский мазхаб), автор свода хадисов «Муснад». Баззар (ум. 292 х.) – Ахмад ибн Амр ученый хадисовед, хафиз Корана,автор сборника «ал-Муснад ал-Кабир». Байхаки (ум. 458 х.) – Ахмад ибн ал-Хусейн ал-Байхаки один из выдающихся богословов, знаток Корана и хадисов. Автор сборников «ас-Сунан ал-Кубра», «ас-Сунан ас-Сугра» и «ал- Мабсут». Билал– Билал ал-Хабаши (ум. в 690 г.) эфиоп, бывший раб, сподвижник Пророка из числа переселенцов, один из первых мусульман, первый муэдзин Ислама. Ибн-Аббас – сподвижник пророка Мухаммада, толкователь Корана, знаток исламского права, сын Аббаса ибн Абд ал-Мутталиб, дяди Мухаммада. Ибн-Абд-ал-Барр – богослов, хадисовед, автор многих трудов, среди которых «ал-Истиаб». Ибн-Каййим ал-Джаузия (ум. в 1350 г.) – ученик Ибн-Таймия (1263-1328), правовед, специалист в области толкования Корана, знаток хадисов. Ибн Маджа - знаменитый хадисовед и правовед, автор сборника хадисов"ас-Сунан". Ибн-Масгуд – Абдалла ибн Масгуд (ум. в 653 г.) – сподвижник Пророка;один из четырех чтецов, у которых Пророк советовал учиться Корану; передатчик многих хадисов. Ибн-Таймия (1263-1328) – известный мыслитель и правовед, заложилтеоритеческие основы салафизма. Ибн-Умм-Мактум – сподвижник Мухаммада, один из муэдзинов пророка. Ибн-Хаджар ал-Аскаляни (773-852 г. х.) – выдающийся правовед и мухаддис(знаток хадисов). Ибн-Хиббан (ум. 354 х.) – Мухаммад ибн Хиббан один из знатоков хадисов,правовед. Ибн Хузейма (ум. 311 х.) – Мухаммад ибн Исхак богослов, хафиз, шейхуль-ислам, автор более 140 трудов. Малик ибн Анас (712-796) – выдающийся правовед, глава мединской школы хадисоведов, основатель и эпоним одной из 4 правовых школ суннитскогонаправления ислама (маликитский мазхаб). Мугаз бин Джабаль – сподвижник Мухаммада. Насаи – Суннитский хадисовед и правовед; автор сборника хадисов «ал-Муджтаба мин ас-Сунан». Табарани – толкователь Корана, правовед и хадисовед. Автор «ал-Мугджам ал-Кабаир», «ал-Мугджам ал-Авсат», «ал-Мугджам ас-Сагир». Тирмизи – Мухаммад ат-Тирмизи знаменитый хадисовед и правовед,автор сборника хадисов «ас-Сахих». Умар – Умар ибн ал-Хаттаб сподвижник Мухаммада, 2-ый праведный халиф, правил после смерти Абу-Бакра с 634 по 644 года. Усман ибн Аффан – родственник и сподвижник Мухаммада, 3-ый праведный халиф (правил с 644 по 656года.). Таблицы Табл. 1. Пример использования методов педагогического процесса участниками процесса обучения. Дополнительные материалы для семинаров и самостоятельной работы Распространение в Волго-Уральском регионе ханафитского мазхаба до прибытия Ибн Фадлана (Идел-Урал буенда Ибен Фадлан килгәнче үк хәнәфи мәзһәбенеӊ таралуы) Алмыш ибен Елтуар мөэминнәрнең әмире Моктәдирдән «аңа динне аңлатучылардан , ислам шәригатен өйрәтүчеләрдән» торган илчелек төркеме җибәрүен сорый. Ибен Фадлан, үзе әйткәнчә, Болгар патшасына бүләкләр тапшыру, хәлифәнең хатын уку, фәкыйһлар һәм мөгаллимнәрне карап тору өчен билгеләнә. Ләкин ни сәбәпледер (Ибен Фадлан әйткәнчә - төрек җирләренә керүдән куркып) хәлифә тарафыннан илче итеп билгеләнгән Нәзир әл-Хәрми, фәкыйһ һәм хезмәтчеләр соңга калалар һәм Болгарга бармыйлар. Язмадан күренгәнчә, Ибен Фадлан үзе шәфигый мәзһәбендә булган. Габбасилар хәлифәлегендә казыйлар һәм хәлифәнең фәкыйһлары хәнәфи мәзһәбендә булганнар. Әмма мөхәддисләрнең һәм тарихчыларның күпчелеге шәфигый мәзһәбендә булган. Шуңа күрә дә Ибен Фадланның шәфигый булуы сәер түгелдер. Ләкин алай да, ни өчен илчелектә мөгаллимнәр һәм фәкыйһлар өчен җаваплы кеше итеп шәфигый мәзһәбендәге кеше билгеләнгән? Язмадан аңлашылганча, Багдадта һәм Хорасанда Болгарның хәлләре турында белүчеләр булган, сакалибәләр иленнән сату өчен хәлифәткә күпләп коллар китерелгән, Болгарда гарәпләр дә яшәгән. Әгәр Болгар мөселманнар яши торган җир буларак билгеле булмаса, хәлифә андый зур илчелекне болай гына җибәрмәс иде. Болгарда хәнәфи мәзһәбе таралганын да алар, әлбәттә, белми калмаган. Угыз төрекләренең гаскәр башлыгы үзенең кул астындагы кече гаскәр башлыклары булган Тархан, Янал, аларның икетуганы һәм Илгиздән киңәш сорап әйтә: «Болар – гарәп патшасының минем киявем Алмыш ибен Шилкигә җибәрелгән илчеләре. Сезнең белән киңәшләшмичә торып аларны җибәрү ихтияры миңа бирелмәгән». Араларыннан иң хөрмәтлесе һәм дәрәҗәлесе булган Тархан әйтә: «Мондый хәлне беркайчан да күрмәдек тә, ишетмәдек тә. Ата-бабаларыбыз заманыннан бирле безнең аркылы солтанның илчесе үткәне булмады». Һәм җиде көн буе алар илчелекне үткәрергәме, юкмы икәнен хәл итәләр һәм шуннан соң гына үткәрергә карар кылалар. Моннан аңлашылганча, угыз җирләре аша Багдад ягыннан моңа кадәр беркайчан да хәлифә яки солтан кешеләре үтмәгән. Шулай булгач, Болгарга ислам дине башка юллар белән ирешкән, яки угызлар бу җирләргә килеп урнашканчы ирешкән? Ибен Фадлан яза: «Безнең белән алардан (ягъни башкортлардан) берәү бар иде, ул ислам динен кабул иткән һәм безгә хезмәт итә иде. … Мине күргәч ул әйтте …». Бу язмадан аңлашылганча, искә алынган башкорт мөселман булган һәм гарәп телен яхшы белгән. Ибен Фадлан аны тәрҗемәче итеп кулланган булса кирәк, чөнки ул, башка халыкларга караганда, башкортларның гореф-гадәтләре, диннәре турында бик төгәл һәм киң мәгълүматләр китерә. Якут әл-Хәмәви үзенең «Мугҗәм әл-бүлдән» китабында башкортларны хәзерге Сүриянең Хәләб шәһәрендә күрүе, аларның бик аксыл йөзле һәм коңгырт сары чәчле икәнлеге, Әбү Хәнифә фикыһын өйрәнүләре турында яза. Шулай ук илләренең кайда урнашуын, ни сәбәпле исламга килүләрен дә бәян кыла. Шулай итеп, ул заманнарда Болгарда гына түгел, башкорт җирләрендә дә ислам дине таралган булган, һәм фикыһта алар да бөек имам Әбү Хәнифә мәзһәбенә ияргәннәр. Ибен Фадлан яза: «Безне күргәч төште (ягъни атыннан) һәм Аллаһка шөкер итеп сәҗдә кылды». «Аңа кара кием һәм чалма кигердек». Ягъни габбасиларның билгеләре булган кара төс моңа кадәр Болгарда кулланылмаган, һәм бу – Болгарда ислам диненең өмәвиләр вакытында ук таралуын күрсәтүче билге булырга мөмкин. Ибен Фадлан яза: «Мин килгәндә аның минбәрендә аның өчен хөтбә кылына иде (ягъни хөтбәдә Алмыш өчен дога кылына иде): «Я Аллаһ, Болгар патшасы Елтуар патшаның эшләрен яхшырт». Мин аңа әйттем: «Аллаһ кына патша, минбәрдә Аннан башка берәү дә патша дип аталмас. Синең хуҗаң мөэминнәрнең әмире дә көнчыгыш һәм көнбатыштагы минбәрләрдә үзе өчен «Я Аллаһ, эшләрен яхшырт колың һәм хәлифәң Җәгъфарның, мөэминнәрнең әмире имам әл-Моктәдирнең» дип әйтүгә риза булды». Бу хәлдән соң хөтбә Ибен Фадлан киңәш иткән рәвештә укыла башлый. Ибен Фадлан яза: «Аның мөәззине азан әйтсә, камәтне икеләтә иде (ягъни азан сүзләре кебек әйтә). Аңа әйттем: «Синең мәүләң (хуҗаң) мөэминнәрнең әмире җирендә камәт кыскартып әйтелә». Ул мөәззиненә әйтте: «Сиңа нәрсә генә әйтсә дә (ягъни Ибен Фадлан) эшлә һәм аңа каршы килмә». Һәм мөәззин шушы рәвештә камәт әйтә башлады… Акчаларны алудан өметсез булгач , мөәззиненә камәтне икеләтергә кушты, һәм мөәззин шулай эшләде. Аның камәтне икеләткәнен ишеткәч, аны тыйдым һәм аңа кычкырдым. Патша моны белгәч, мине һәм минем иптәшләремне җыйды. Без җыелгач тәрҗемәчегә әйтте: «Аңа әйт – ягъни миңа – ике мөәззин бар, аларның берсе кыскарткан, ә икенчесе икеләткән. Соңыннан һәрберсе кешеләр белән (ягъни имам булып) намаз укыган. Намаз дөрес буламы, юкмы?» Мин: «Намаз дөрес була», - дидем. Ул әйтте: «Ихтиләф беләнме, яки иҗмәгъ буенчамы?» «Иҗмәгъ буенча», - дидем. Ул әйтте: «Әйт аңа: бер кеше изелгән, чолгап алынган, көчсез кавемгә тапшырырга дип икенче кешеләргә мал тоттырган да, алар аңа хыянәт иткәннәр. Ул бу турыда нәрсә уйлый?» «Болай эшләү ярамый, алар начар кешеләр», - дидем. Ул әйтте: «Ихтиләф беләнме, яки иҗмәгъ буенчамы?» «Иҗмәгъ буенча», - дидем. Ул тәрҗемәчегә әйтте: «… һәм мөселманнарга хыянәт кылдыгыз. Динем эшләрендә сезнең сүзегезне кабул итмим, хәтта миңа сүзләрендә тугры булучы килгәнче. Әгәр миңа шундый кеше килсә, аннан кабул итәрмен (ягъни дингә кагылышлы сүзләрен).» Шулай итеп безне авызлыклады, аңа җавап кайтара алмыйча аның яныннан киттек.» Бу язмалардан аңлашылганча, Ибен Фадлан Болгар җиренә шәфигый мәзһәбен кертергә теләгән һәм бу эшендә катылык күрсәткән. Патшаның кушуы буенча һәм моңа кадәр булганча, мөәззин камәтне хәнәфи мәзһәбендә кабул ителгәнчә әйтә башлагач, ул аны тыярга тырышкан, хәтта тавышын күтәргән. Мондый эшне мәзһәбенә мүтәгассыйб кеше генә эшли ала. Патшаның Ибен Фадлан белән булган бәхәсе язмадагы иң сәер һәм иң гаҗәп урын. Бу бәхәстән аңлашыла ки, яңарак дингә кергән кешенең иҗмәгъ һәм ихтиләф мәсьәләләре турында сүз күтәрүе мөмкин түгел, ә Алмыш бу турыда Ибен Фадлан белән бәхәсләшә һәм өстен чыга. Моннан түбәндәге нәтиҗәләр ясарга була: 1 – Алмышның остазлары бик галим кешеләр; 2 – Болгарда көчле мәдрәсәләр бар; 3- Болгарда яхшы итеп фикыһны һәм фикыһ ысулларын белүчеләр бар; 4 - Болгарда төрле мәзһәбләр һәм фиркалар юк, хәнәфи мәзһәбен генә тоталар; 5 – гакади мәсьәләләрне яхшы беләләр, чөнки дингә кагылышлы эшләрдә гадел кешенең генә сүзләрен кабул итәләр. Болгар һәм башкорт җирләрендә хәнәфи мәзһәбенең генә таралуы, төрле батыл фиркаләрнең булмавы, мөселманнарның башка бер җирдә дә булмаганча бердәм булулары – бу җирләргә ислам диненең саф рәвештә, мөбәрәк кешеләр аша килүен аңлата. Әбү Хәнифәнең гыйлем чишмәсеннән безнең җирләрне сугарган мөбәрәк фәкыйһларга Аллаһ үзенең чиксез рәхмәтләрен бирсен. Ә Әбү Хәнифәне сүгеп, фетнә таратып, төрле фиркаларның, төрле мәзһәбләрнең һәм мәзһәбсезлекләрнең таралуына, бердәмлекнең бетүенә сәбәп кылучыларга әйтер идем: җитте, инде аздыгыз һәм чиктән уздыгыз, бит Аллаһ чиктән узучы залимнарны сөйми! Ибен Фадлан яза: «…һәм патшадан бу турыда сорагач (ягъни кояш баер алдыннан күк кызарып, болытларның сугышкан ике гаскәр рәвешенә керүе турында), имеш аның бабалары әйтә торган булганнар ди: алар мөэмин һәм кәфер җеннәр, һәр кич шулай сугышалар, бабалары булганнан бирле һәр кич сугышканнар, юкка чыкмаганнар.» Моннан аңлашылганча, болгарларда Алмыш патшаның ата-бабалары вакытында ук җеннәр арасында кәферләре һәм мөселманнары булуы билгеле булган. Патшаның андый хикәяләрне үзе уйлап чыгарып утыруы мөмкин түгел. Бу тагы да ислам диненең Болгар җирләренә борынгыдан таралуын раслый. Андый хикәяләрнең халык арасында таралуы өчен дистә еллар гына җитми. Ибен Фадлан яза: «Мин һәм патшаның Багдад әһелләреннән булган тегүчесе – ул шул якларга барып чыккан – чатырыма кереп сөйләшеп утырдык …» Шулай итеп, Ибен Фадлан килгәнче үк, Болгар җирендә гарәпләр дә яшәгән. Ибен Фадлан яза: «Көнбатыш тарафындагы кызыл шәфәкъ бетми…» Белгәнебезчә, кызыл шәфәкъ хәтта иң кыска җәйге төннәрдә дә бетә, мәгәр шәфәкъ яктылыгы, агы гына бетми. Ибен Фадланның хәнәфи мәзһәбендә булмавын күрсәтә торган ачык билге бу. Үз мәзһәбен яклар өчен ул хәтта шәфәкъ яктылыгын да кызыл итеп күрә. Чөнки шәфигый мәзһәбендә мәсәлән, шәфәкъ дип офыктагы кызыллык атала, ә кызыллыктан соң кала торган яктылык шәфәкъ дип аталмый, һәм аларда кызыллык беткәч ястү вакыты башлана. Ибен Фадлан яза: «Аларның барысы да башлыклар кия.» Ул бу урында Болгарга хас сыйфатны искә ала. Юлында очраган башка халыклардан аермалы буларак, аларның барысының да башлык киеп йөрүләре – борынгыдан ислам дине таралуының тагын бер билгесе. Ибен Фадлан яза: «Әгәр алардан берәр ир кеше үлсә, аның мирасын ир туганы ала, балалары алмый. Патшага болай ярамаганлыкны аңлаттым. Аңа мирасның ничек бүленүен өйрәттем,хәтта төшенгәнче.» Билгеле булганча, әгәр башка варислар риза булсалар, мирас бөтен килеш бер вариска гына бирелергә мөмкин. Безнең халыкларда, ир кеше үлсә, бертуганына аның хатынын никахландырганнар, шулай ук туганының балаларын да ул карарга тиеш булган. Бу очракта мирастан балаларына тиеш өлеш тә аңа күчә. Болай эшләүдә шәригатькә каршы бернәрсә дә юк. Ибен Фадлан яза: «Алардан барысы да исламны кабул иткән биш мең кешедән торган йорт әһелләрен (ягъни ыруны) күрдек, беренҗәр дип аталалар. Үзләренә агачтан мәчет төзегәннәр, шунда намаз укыйлар. Кыйраәтне (Коръән уку) белмиләр, алардан бер жәмәгатькә намаз укырлык Коръән өйрәттем.» Мәчет салып, анда намазлар укый торган халык арасында әлбәттә Коръән укый белүче булмый калмас, мәгәр Ибен Фадлан укый белмәүчеләре турында гына искә ала. Ибен Фадлан яза: «Әгәр алардан мөселман үлсә, аны мөселманча юалар… аңа ләхет ясыйлар һәм күмәләр. Мәетләре белән шулай эшлиләр.» Шулай итеп, аларның күмү тәртипләре мөселманча булган. Мәҗүси халык ислам диненә кергәннән соң, аларның күмү тәртипләре мөселманчага әйләнсен өчен аз вакыт кирәк булмагандыр. Бу – болгарларның ислам диненә күптәннән керүләренең тагын бер билгесе. Ибен Фадлан Алмышның кызы турында мөселман булган дип яза. Алар Болгарга килгәндә Алмыш инде мөселман булган. Илчелек алдында ул исламны кабул итмәгән, бәлки хәлифәгә буйсынырга бәягать биргән. Бу рәсми экспедиция турындагы Ибен Фадланның язмалары мөһим тарихи һәм сәяси документ булып тора. Шуңа нигезләнеп тә, татар һәм башкорт җирләрендә мәчет-мәдрәсәләрнең, имам һәм мөгаллимнәрнең хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп эшләүләрен таләп итәргә безнең дини, тарихи һәм әхләкый хакыбыз бар! |
Пояснительная записка 3 Направленность 3 Новизна 3 Актуальность 4 Рабочая программа модуля «Волшебное тесто» дети 4-5 лет 26 пояснительная записка 26 |
Пояснительная записка к курсовой работе по дисциплине «Информационные системы и технологии» Пояснительная записка содержит 25 страниц, 3 изображения, 3 источника, 2 приложения |
||
Пояснительная записка к курсовому проекту по дисциплине «Инфокоммуникационные сети и системы» Пояснительная записка содержит 43 страницы, 12 рисунков, 7 таблиц, 5 источников, 1 приложение |
Пояснительная записка аооп пояснительная записка к адаптированной... Пояснительная записка к адаптированной основной общеобразовательной программе «Изобразительное искусство» для подготовительного,... |
||
Пояснительная записка Раздел: Пояснительная записка к проекту свода... «Свод правил «Транспортно-пересадочные узлы. Правила проектирования» выполнен авторским коллективом в составе |
Пояснительная записка к курсовой работе по дисциплине «Языки программирования» Пояснительная записка к курсовой работе содержит 67 страниц, 7 источников литературы, 15 рисунков, 6 приложений и 1 таблицу |
||
Пояснительная записка к годовой бухгалтерской отчетности за 2011 год. Пояснительная записка Существенные аспекты Учетной политики и представления информации в бухгалтерской отчетности 8 |
Пояснительная записка Целевой раздел пояснительная записка |
||
Пояснительная записка к курсовому проекту на тему: "Защита информации... Пояснительная записка содержит описание разработанной программы и руководство по ее использованию. Также в ней приводится описание... |
Пояснительная записка к бухгалтерской отчетности ОАО «Тюменьпромвентиляция» Данная Пояснительная записка является неотъемлемой частью годовой бухгалтерской отчетности ОАО «Тюменьпромвентиляция» за 2011 год,... |
||
Пояснительная записка к приложению №2 «Формирование доходов» Пояснительная записка к приложению №2 «Формирование доходов» Доклада Министерства культуры Республики Коми |
Пояснительная записка Возрастные особенности Уровень квалификации... «Чтение художественной литературы» Комплексные программы Планируемые результаты освоения детьми общеобразовательной программы (промежуточная... |
||
Пояснительная записка I. Пояснительная записка рабочая программа... Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» №273-фз от 29. 12. 2012 года |
Пояснительная записка к годовой бухгалтерской отчётности ОАО «Туймазинский... Данная Пояснительная записка является неотъемлемой частью годовой бухгалтерской отчетности ОАО «тза» за 2012 год, подготовленной... |
||
Пояснительная записка 6 Пояснительная записка Содержание листов рабочей... Ввод и обработка цифровой информации: Внеаудиторная самостоятельная работа для обучающихся по профессии «Мастер обработки цифровой... |
Муниципальное казенное специальное(коррекционное)образовательное... Учебный план разработан на основании базисного учебного плана Нижегородской области в соответствии с приказом Министерства образования... |
Поиск |