Скачать 5.3 Mb.
|
«Морфология» бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
«Синтаксис» бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
«Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
«Сөйләм үстерү» бүлегендә укучы:
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
әдәби уку» предметын укыту программасы (Төзүче авторлар: Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. Казан – 2011 ел) Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының , әхлак нормаларын, традицияләрне саклау, буыннан буынга тапшыру чарасы буларак, милли һәм күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштырыла. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыда алга таба белем алуга кирәкле нигез салына. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә туган телдә әдәбият укуның ролен һәм кирәклеген, кешенең интеллектуаль культурасын формалаштырудагы әһәмияте аңлатыла. Укучыларда үз-үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен системалы рәвештә белем алуга ихтыяҗ тудырыла. Кече яшьтәге мәктәп баласы, тормышта үз урынын табу, танып белү эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, әдәби әсәрләрне кызыксынып өйрәнәчәк дип көтелә. Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү; – әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;
-- кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;
Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр Тыңлау (аудирование) Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә. Уку. Кычкырып уку Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү. Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү. Эчтән уку Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку. Төрлестильдәге текстлар белән эш Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану. Библиографик культура Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап – кирәкле белемнәрнең чишмәсе. Россиядә һәм татарларда беренче китаплар, аларның басыла башлау тарихы турында гомуми күзаллау. Уку китабы, әдәби әсәр, белешмәлекләр. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. Китапта бирелгән мәгълүмат төрен ачыклау: фәнни, әдәби (тышкы билгеләренә һәм анда бирелгән белешмә-иллюстратив материал). Китап типларын ачыклау: әсәр, җыентык, сайланма әсәр, вакытлы матбугат, белешмәлекләр (сүзлек, энциклопедия). Бирелгән исемлек, картотека буенча китап сайлый белү. Алфавит каталогыннан файдалану. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмә материалларны мөстәкыйль рәвештә куллана белү. Әдәби әсәр тексты белән эш Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау, Россия халыклары мисалында әдәбиятта төрле милләт халыкларының туган илгә мәхәббәте турында күзаллау булдыру. Төрле халыкларның фольклорында тема, идея, геройларның охшашлыгы. Телнең сурәтләү чараларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә текстны күз алдына китерү: укытучы сораулары буенча, әсәрнең лексик үзенчәлекләрен истә тотып, эпизодларны бер-бер артлы искә төшерү, иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү. Сәнгатьлелек тудыру чараларын кулланып, бирелгән тексттагы геройга характеристика бирү. Әсәрдән геройны һәм вакыйгаларны характерлаган сүзләрне табу. Укытучы ярдәмендә катнашучыларның эш-гамәлләренең мотивларын билгеләү, аларны анализлау, чагыштыру. Геройларның эш-гамәлләрен капма-каршылыгы яки охшашлыгы буенча чагыштыру. Текстны анализлау барышында автор билгеләмәләре, геройның исеме аша авторның аңа мөнәсәбәтен ачыклау. Әсәр героеның портретын, характерын аның эш-гамәлләре һәм сөйләме аша бирү. Әдәби әсәр эчтәлеген сөйләүнең төрләрен (тулы, сайлап, кыскача – төп фикерне әйтү) үзләштерү. Текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү: бирелгән өзектәге төп фикерне ачыклау, кирәкле сүзләрне билгеләү, исем кушу, эпизодның эчтәлеген тулысынча сөйләү, һәрбер өлешнең һәм текстның төп фикерен билгеләү, һәр өлешкә һәм тулаем текстка исем кушу, тексттагы җөмләләрне атау, сорау җөмлә яки үзләре теләгән форма кулланып, план төзү. Бирелгән өзек эчтәлеген сайлап сөйләү: геройга характеристика бирү (кирәкле сүзләрне тексттан сайлау), вакыйга буенча урынны сурәтләү (урынны сурәтләгән сүзләр, сүзтезмәләрне тексттан алып). Төрле әсәрдәге охшаш ситуацияләрне, геройларны табу, чагыштыру. Уку материалы, фәнни-популяр һәм башка текстлар белән эш Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә бәйле рәвештә аңлату. Уку, фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләрен ачыклый белү. Риваять, легенда, мәсәл, миф, санамыш, әкият, тизәйткеч, үртәвеч, такмаза, бәет кебек әсәрләрнең гомуми үзенчәлекләен аңлау. Текстларга гади анализ алымнары белән таныштыру; сәбәп һәм нәтиҗә бердәмлеген ачыклау. Текстның төп фикерен, микротемаларны, төп һәм терәк сүзләрне табу. Текстны кабат укыганда эшчәнлек алгоритмын төзү. Терәк сүзләр, модель, схемаларга таянып, текстны кабат күздән кичерү. Эчтәлекне тулысынча һәм кыскача сөйләү (төп фикерне билгеләү). Сөйләм (аралашу культурасы) Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм тикшерелә торган мәсьәлә буенча әдәпле итеп үз фикереңне әйтә белү (уку, фәнни, әдәби текст буенча). Текстка һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, текст турында үз фикереңне әйтү. Дәрестән тыш аралашу вакытында сөйләм әдәбе нормаларыннан тайпылмау. Фольклор әсәрләре нигезендә милли этикет үзенчәлекләре белән таныштыру. Сүзлек белән эш (туры, күчерелмә, күпмәгънәле сүзләрне аерып алу), укучыларның сүзлек байлыгын максатчан тулыландыра бару. Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү. Сөйләмдә текстның төп фикерен чагылдыру. Фәнни-популяр һәм әдәби әсәрләрнең үзенчәлеген искә алып, укылган яки ишеткән текстның эчтәлеген төгәл сөйләп бирү. Көндәлек тормыштан, әдәби әсәрләрдән, сынлы сәнгать әсәрләреннән алынган тәэсирләрне тасвирлый белү, фикерләү, хикәяләү аша бирү. Чыгышыңны дөрес планлаштыра алу. Монологик сөйләмнең үзенчәлекләрен искә алып, синоним, антоним, чагыштыруларны урынлы куллану. Укылган әсәрнең дәвамы буларак, телдән сочинение, рәсем яки бирелгән тема буенча кечкенә хикәя төзү. Язма сөйләм культурасы Язма сөйләм нормалары: эчтәлекнең әсәр исеменә туры килүе (тема чагылышы, геройларның характеры, вакыйга барган урын). Язма сөйләмдә телнең сәнгати сурәтләү чараларын: синоним, антоним, чагыштыруларны куллана белү. Бирелгән тема буенча хикәя, бәяләмә төзү. Балалар китабы белән эш Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының авыз иҗаты әсәрләре. XIX–XX гасырда яшәгән классик язучыларның (шул исәптән балалар язучыларының да) әсәрләрен өйрәнү. Чит ил һәм хәзерге көн язучыларының кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әсәрләрен бирү. Төрле китаплар (тарихи, маҗаралы, фантастик, фәнни-популяр басмалар, белешмәлекләр, энциклопедияләр) һәм балалар вакытлы матбугаты белән танышу. Юмористик әсәрләр. Балаларга тәкъдим ителә торган төп темалар: төрле халыкларның авыз иҗаты, Туган ил, табигать, балалар, җәнлекләр, яхшылык һәм яманлык. Әдәби әсәрләрне гамәли үзләштерү Укытучы ярдәмендә әдәби тексттан сәнгатьлелек чараларын: синоним, антоним, эпитет, чагыштыру, метафора, гиперболаларны табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү. Әдәби әсәр, әдәби образ, сүз сәнгате, автор (сөйләүче), сюжет, тема; әсәр герое: портреты, сөйләме, эш-гамәлләре, фикерләре; авторның әсәр героена мөнәсәбәте төшенчәләрен аңлату. Әсәрнең төзелеш үзенчәлекләре, сурәтләү (пейзаж, портрет, интерьер), фикер йөртү, геройның монологы һәм диалогы, композиция үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру. Чәчмә һәм тезмә сөйләмне тану, аеру; тезмә сөйләмнең үзенчәлекләрен (ритм, рифма) билгеләү. Фольклор һәм автор әсәрләрен аеру. Әсәрләрнең жанр төрлелеге. Фольклор формасы буларак бишек җыры, үртәвечләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар; аларны тану, аеру, төп фикерен билгеләү. Әкиятләр (хайваннар турында, тормыш-көнкүреш, тылсымлы) белән танышу. Әкиятләрнең әдәби үзенчәлеге, тел байлыгы, төзелеше. Автор әкиятләре. Хикәя, шигырь, мәсәл жанрлары турында гомуми күзаллаулар, төзелеш үзенчәлекләре, сәнгати чаралары. «Әдәби уку» программасы укучы эшчәнлегенә бәйле эш төрләрен күрсәтә. Дәресләрдә сәнгатьле уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, сочинение язу, әзер темага телдән яки язма рәвештә текст әзерләү, картиналар белән эшләү, әсәргә нигезләп инсценировка эшләү, рольләргә бүлеп уку, уен кебек эш төрләрен куллану күз алдында тотыла. Нәтиҗәдә, әдәби уку аша укучыларда сүз сәнгатен өйрәнүгә нигез салына, сөйләм культурасы булдыруга ирешелә. Бала әдәби текст укуның мәгълүмат чыганагы гына түгел, бәлки әхлакый һәм эстетик ләззәт алу чарасы булуына төшенә. Укучы текст аша милли әдәбият үзенчәлекләрен тоярга, әсәргә карата үз бәясен белдерергә тиеш була. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучы әдәби әсәрдән автор җиткерергә теләгән төп фикерне аерып чыгара белергә тиеш. Шулай ук аның лирик әсәрнең хис белдерү өчен хезмәт итүен аңлавын, әсәрдә автор һәм анда катнашучы геройларның фикер аерымлыкларын тоемлый алуы да күз алдында тотыла. Башлангыч мәктәптә әдәби уку дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Фольклор әсәрләре язу барлыкка килгәнчегә кадәрге халык тормышын чагылдырырга сәләтле, шулай ук алар кеше һәм табигатъ арасындагы бәйләнешне күзалларга да мөмкинлек бирә. Кече жанрларның күпчелеге уен характерында. Табышмаклар аша табигать турындагы әһәмиятле мәгълүматлар истә кала. Эндәшләрдә шулай ук табигатькә мөрәҗәгать итү, үтенү чагыла. Санамышлар иң борынгы санауның серләрен ача. Хайваннар турындагы әкиятләрдә геройлар уйдырма образлар аша бирелә. Ә тылсымлы әкиятләрдә җәнлекләр төп геройларның булышчылары итеп сурәтләнә. Әкиятләр аша яшь кешенең төрле каршылыклар аша үтеп үсү юлы күрсәтелә. Халык авыз иҗаты жанрлары барлык халыкларда да охшаш була. Язучы әсәрләрендә тарихи вакыйгалар кеше кичерешләре белән үрелеп бара. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөнья күрсәтелә, һәм вакыйгалар һәрвакытта да уңай сыйфатларга ия булган геройларның җиңүе белән тәмамлана. Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар – чагыштыру, каршы кую һ.б. белән таныштырырга кирәк. Шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтү дә зарур. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак. |
Программа развития универсальных учебных действий, включающая формирование... Программа развития универсальных учебных действий составлена для учащихся ступени основного общего образования мбоу дмитро-Титовская... |
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий Общие положения |
||
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий... Пояснительная записка |
Образовательная программа 1 класс москва, 2010 г. Содержание Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего |
||
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы 8 |
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования |
||
Примерная программа формирования и развития икт компетентности обучающихся Требований к структуре и результатам освоения основной образовательной программы основного общего образования, в соответствии с Базисным... |
Инструкция по проведению мониторинга сформированности универсальных учебных действий Цель: определение уровня сформированности универсальных учебных действий у обучающихся вторых, третьих классов (далее – мониторинг... |
||
Программа мониторинга уровня сформированности универсальных учебных... ... |
Основная образовательная программа начального общего образования Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
||
Образовательная программа начального общего образования Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования |
||
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования |
Пояснительная записка. Планируемые результаты освоения обучающимися... Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
||
Программа развития универсальных учебных действий, (программа формирования... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования |
Пояснительная записка Планируемые результаты освоения обучающимися... Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
Поиск |