Скачать 5.3 Mb.
|
«Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы (Төзүче авторлар: Г.М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. Казан – 2011 ел) (татар төркемнәре өчен) Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын өйрәтү аша укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллау формалаша. Аларда татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына ихтирам хисе тәрбияләнә, ватанпәрвәрлек хисе уяна, татар дөньясын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирелә. Рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби уку программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:
Башлангыч сыйныфны тәмамлаганда «Әдәби уку» предметын өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре:
– төркемнәрдә үз фикерләрен дәлилли белү. “Әдәби уку” предметының структурасы Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр Тыңлау (аудирование) Ишеткән сөйләмне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, рус әдәбияты әсәрләре белән чагыштырып карау. Уку. Кычкырып уку Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү. Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү. Уку тизлеген даими арттырып бару. Аны текстның мәгънәсен тиешле югарылыкта аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аеру. Эчтән уку Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Тексттан тиешле мәгълүматны таба белү. Төрле стильдәге текстлар белән эш Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. Укытучы ярдәмендә текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Библиографик культура Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап – кирәкле белемнәрнең чишмәсе. Әдәби уку китабы, әдәби әсәр, белешмәлекләр. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. Китап типларын ачыклау: әсәр, җыентык, сайланма әсәр, вакытлы матбугат, белешмәлекләр (сүзлек, энциклопедия). Бирелгән исемлек, картотека буенча китап сайлый белү. Алфавит каталогыннан файдалану. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмә материалларны мөстәкыйль куллана белү. Әдәби әсәр тексты белән эш Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау, Россия халыклары мисалында әдәбиятта төрле милләт халыкларының туган илгә мәхәббәте турында күзаллау булдыру. Төрле халыкларның фольклорында тема, идея, геройларның охшашлыгы. Телнең сурәтләү чараларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә текстны күз алдына китерү: укытучы сораулары буенча эпизодларны бер-бер артлы искә төшерү, иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү. Әсәр героена характеристика бирү. Әсәрдән геройны һәм вакыйгаларны характерлаган сүзләрне табу. Укытучы ярдәмендә катнашучыларның эш-гамәлләренең мотивларын билгеләү, аларны анализлау, чагыштыру. Геройларның эш-гамәлләрен капма-каршылыгы яки охшашлыгы буенча чагыштыру. Әсәр героеның портретын, характерын аның эш-гамәлләре һәм сөйләме аша ачып бирү. Әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләүнең төрләрен – тулы, сайлап, кыскача (төп фикерне әйтү) үзләштерү. Текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү: бирелгән өзектәге төп фикерне ачыклау, кирәкле сүзләрне билгеләү, исем кушу, эпизодның эчтәлеген тулысынча сөйләү, һәр өлешнең һәм текстның төп фикерен билгеләү, һәр өлешкә һәм тулаем текстка исем кушу, укытучы ярдәмендә план төзү. Бирелгән өзекнең эчтәлеген сайлап сөйләү: геройга характеристика бирү (кирәкле сүзләрне тексттан сайлап алу), вакыйга барган урынны сурәтләү (урынны сурәтләгән сүзләр, сүзтезмәләрне тексттан алып). Төрле әсәрдәге охшаш ситуацияләрне, геройларны табу, чагыштыру, тәрҗемә итү. Уку материалы белән эш Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә бәйле рәвештә аңлату. Уку, фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләрен ачыклый белү. Мәсәл, санамыш, әкият, тизәйткеч, үртәвеч, такмаза, мәзәк, табышмак, бишек җырларының гомуми үзенчәлекләрен аңлау. Текстның төп фикерен, микротемаларны, төп һәм терәк сүзләрне табу. Эчтәлекне тулысынча һәм кыскача сөйләү (төп фикерне ачыклау). Сөйләм (аралашу культурасы) Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм, әдәпле итеп, тикшерелә торган мәсьәлә буенча үз фикереңне әйтү. Текстка һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, текст турында үз фикереңне әйтү. Дәрестән тыш аралашу вакытында сөйләм әдәбе нормаларыннан тайпылмау. Фольклор әсәрләре нигезендә милли этикет үзенчәлекләре белән таныштыру. Сүзлек эше (туры, күчерелмә, күпмәгънәле сүзләрне аерып карау, сүзлек дәфтәрләренә язу), укучыларның сүзлек байлыгын максатчан тулыландыру. Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү. Сөйләмдә текстның төп фикерен чагылдыру. Текстның эчтәлеген төгәл сөйләп бирү. Чыгышыңны дөрес планлаштыра алу. Монологик сөйләмнең үзенчәлекләрен искә алып, синоним, антоним, чагыштыруларны урынлы куллану. Укылган әсәрнең дәвамы буларак, телдән сочинение, рәсем яки бирелгән тема буенча кечкенә хикәя төзү. Балалар китабы белән эш Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының авыз иҗаты әсәрләре. XIX–XX гасырда яшәгән классик язучыларның (шул исәптән балалар язучыларының да) әсәрләрен өйрәнү. Чит ил һәм хәзерге көн язучыларының кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әсәрләрен бирү. Төрле китаплар (тарихи, маҗаралы, фантастик, фәнни-популяр басмалар, белешмәлекләр, энциклопедияләр) һәм балалар вакытлы матбугаты белән танышу. Юмористик әсәрләр. Балаларга тәкъдим ителә торган төп темалар: төрле халыкларның авыз иҗаты, Туган ил, табигать, балалар, җәнлекләр, яхшылык һәм яманлык. Әдәби әсәрләрне гамәли үзләштерү Укытучы ярдәмендә әдәби тексттан сәнгатьлелек чараларын: синоним, антоним, эпитет, чагыштыру, метафора, гиперболаларны табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү. Чәчмә һәм тезмә сөйләмне тану, аеру; тезмә сөйләмнең үзенчәлекләрен (ритм, рифма) билгеләү. Фольклор һәм автор әсәрләрен аеру. Әсәрләрнең жанр төрлелеге. Фольклор формасы буларак бишек җыры, үртәвечләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар; аларны тану, аеру, төп фикерен билгеләү. Әкиятләр (хайваннар турында, тормыш-көнкүреш, тылсымлы) белән танышу. Әкиятләрнең әдәби үзенчәлеге, тел байлыгы, төзелеше. Автор әкиятләре. Хикәя, шигырь, мәсәл жанрлары турында гомуми күзаллаулар, төзелеш үзенчәлекләре, сәнгатьлелек чаралары. «Әдәби уку» программасы укучы эшчәнлегенә бәйле эш төрләрен барлый. Дәресләрдә сәнгатьле уку, текстның эчтәлеген сөйләү, әзер темага телдән яки язмача текст әзерләү, иллюстрацияләр белән эшләү, рольләргә бүлеп уку, уен кебек эш төрләре күз алдында тотыла. Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен әдәби уку программасы укучыларда сөйләм теле үстерү, уку, ишеткәнне сөйли белү, диалог төзү, сөйләм әдәбен саклау, укылган әсәр буенча фикер алышуда катнаша алу мөмкинлеге тудыра, әдәби китап укуга ихтыяҗ тәрбияли. Бала укылган текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерергә һәм башкалар фикерен тыңлый белергә дә өйрәнә. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку предметыннан программа (Төзүче авторлары: К. С. Фәтхуллова, Р.З.Хәдарова. Казан – 2011 ел) Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә. Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:
Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш Сөйләү
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
Тыңлап аңлау
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
Уку
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
Язу
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
«Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә» бүлегендә планлаштырылган нәтиҗәләр сәләтле укучылардан гына таләп ителә. Мондый катлаулылыктагы биремнәрне йомгаклау-тикшерү эшләренә өлешчә кертергә мөмкин, чөнки алар аерым укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешергә этәргеч бирә. Әмма аларны дөрес үтәмәү укытуның чираттагы баскычына күчерү өчен киртә була алмый. Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре Графика, каллиграфия, орфография Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы:
кагыйдәләрне кулланырга;
Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә: – уку кагыйдәләренә нигезләнеп, сүзләрне төркемләү; – сүзлектән карап, сүзнең язылышын ачыклау. |
Программа развития универсальных учебных действий, включающая формирование... Программа развития универсальных учебных действий составлена для учащихся ступени основного общего образования мбоу дмитро-Титовская... |
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий Общие положения |
||
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий... Пояснительная записка |
Образовательная программа 1 класс москва, 2010 г. Содержание Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего |
||
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы 8 |
Программа формирования у обучающихся универсальных учебных действий Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования |
||
Примерная программа формирования и развития икт компетентности обучающихся Требований к структуре и результатам освоения основной образовательной программы основного общего образования, в соответствии с Базисным... |
Инструкция по проведению мониторинга сформированности универсальных учебных действий Цель: определение уровня сформированности универсальных учебных действий у обучающихся вторых, третьих классов (далее – мониторинг... |
||
Программа мониторинга уровня сформированности универсальных учебных... ... |
Основная образовательная программа начального общего образования Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
||
Образовательная программа начального общего образования Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования |
||
Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы начального общего образования |
Пояснительная записка. Планируемые результаты освоения обучающимися... Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
||
Программа развития универсальных учебных действий, (программа формирования... Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования |
Пояснительная записка Планируемые результаты освоения обучающимися... Программа формирования универсальных учебных действий у обучающихся на ступени начального общего образования |
Поиск |